Дәрәҗәле кунаклар турнир турында сөйләделәр. “Татарстанда спорт үсешенә зур игътибар бирелә, монда бик күп зур спорт чаралары уздырыла, Казан дөньяның спорт башкалаларының берсенә әверелде”,- дип белдерде А.Жуков.
Минтимер Шәймиев Татарстан фехтованиесенең бай традицияләрен искә алды. Татарстанның өч спортчысы Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова һәм Ольга Князева тренер Владимир Житлов җитәкчелегендә олимпия чемпионнары булдылар. “Һәм бүген бу традицияләр яңадан булдырыла”,- диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.