Конкурста җиңгән 10 проект арасында икесе Казаннан. Аерым алганда, 1 млн. сум күләмендә грантны “Харовое күле” экопаркына урам утларын монтажлау” проекты алды.
Искәртик: Казанлылар шәһәр хакимиятенә Харовое күлен саклап кына алмыйча, анда уңайлыклар булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, эшләрнең планы расланды, ул күл территориясендә экопарк һәм ял итү зонасын оештыру белән уңайлыклар булдыруны күз алдында тота.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.