Казан Кремлендә үләндә хоккей буенча 11 мәртәбә Россия чемпионнары булган спортчыларны котладылар

2014 елның 19 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үләндә хоккей буенча 11 мәртәбә Россия чемпионатында җиңүләре белән «Динамо-Казан» командасы уенчыларын котлады. Бу тантаналы чарада шулай ук Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Россиянең Үләндә хоккей федерациясе президенты Павел Черепанов, команда җитәкчелеге, тренерлар штабы һәм уенчылары катнашты.

«Динамо-Казан» командасын 2013-2014 ел сезонында илебез чемпионатында алтын медальләр алуы белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов команда уенчыларының, баш тренерның, спонсорларның, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының, Казан администрациясенең казанышларын билгеләп үтте. Татарстан Президенты үләндә хоккейга ярдәм күрсәткәне өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына аерым рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов үләндә хоккей буенча Казанда үз мәктәбебез булуны билгеләп үтте. «Иң мөһиме командабызның киләчәк уенчыларын үзебездә тәрбияләргә кирәк, - диде Р.Миңнеханов. – Күп кенә спорт төрләренең проблемасы – үзебездә уенчылар тәрбияләмәүдә. Ә сезнең мәктәп эшли, һәм бу – зур казаныш».

«Без сезнең белән горурланабыз, - диде Татарстан Президенты, «Динамо-Казан» уенчыларына мөрәҗәгать итеп. – Үзеңнең чемпион икәнлегеңне раслау аны яулауга караганда да кыен. Без элеккегечә үк сездән җиңүләр көтәбез һәм барлык структураларыбыз да сезгә киләчәктә дә ярдәм күрсәтер, дип ышанабыз».

Татарстан Президенты клуб җитәкчеләренә һәм уенчыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

РФ Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова үз чиратында Министрлыкның ведомство бүләкләрен тапшырды. Команданы оештыруда башлап йөргән Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Россия Федерациясе Спорт министрлыгының ведомство бүләге - Петр Лесгафт медале белән бүләкләнде. Шулай ук клубның кайбер җитәкчеләренә һәм уенчыларына «Физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк тамгалары, мактау грамоталары һәм министрлыклар рәхмәтләре бирелде.

«11 нче мәртәбә чемпион булуыгыз – сезнең казаныш һәм республика казанышы. Без ышанабыз, сез Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда атаклы осталарга әверелерсез», - диде Н.Паршикова «Динамо-Казан» клубы командасына мөрәҗәгать итеп.

Россиянең Үләндә хоккей федерациясе президенты Павел Черепанов бу сезонда федерация җитәкчелегенең чемпионатны максималь дәрәҗә дә ачык һәм гадел уздыру өчен күп көч куюын билгеләп үтте. П.Черепанов Россия чемпионатының алтын медален Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International