Казан халыкара спорт киносы фестивален кабул итәргә планлаштыра

2014 елның 19 июле, шимбә

Спорт турында художество һәм документаль фильмнарны 2015 елда Казанда спорт киносының халыкара фестивалендә күрсәтергә планлаштырыла. Бу вакыйганы уздыру тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Халыкара спорт киносы һәм телевидениесе федерациясе башлыгы Франко Аскани мөрәҗәгать итте. Казан Кремлендә узган бу чарада шулай ук Россия Федерациясе Спорт минситры урынбасары Наталья Паршикова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Спорт проектлары дирекциясе Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Кадыйров катнашты.

Казанда Fair Play халыкара комитеты конгрессында катнашкан Франко Асканины сәламләп, Рөстәм Миңнеханов башкалада уздырылучы зур спорт чаралары турында сөйләде. Бер үк вакытта, Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада кино, шул исәптән спорт киносы мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. 2009 елда Казанда спорт киносының халыкара фестивале уздырылган иде, ә Универсиада йомгаклары буенча «U are the world» документаль фильмы төшерелгән.

«Без бик җитди рәвештә спорт, сәламәт яшәү рәвеше аша җәмгыятьне берләштерергә җыенабыз», - диде Татарстан Президенты.

Франко Аскани Рөстәм Миңнехановка республикада спортка карата булган мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде.

Ул Татарстан Президентына 2015 елда Казанда спорт киносы фестивален уздырырга тәкъдим итте.113 илдән килгән режиссерлар сайлап алу конкурслары белән шөгыльләнәчәкләр, финалы Казанда булачак.

Ф.Аскани сүзләренчә, Казан Италиядән читтә мондый фестиваль уздыручы беренче шәһәр булачак. Фестиваль 6 көн барачак һәм 2015 елгы Су спорты төрләре бөтендөнья чемпионаты кысаларында уздырылачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне хуплады һәм фестивальгә әзерләнү буенча кайбер күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International