Эшмәкәрнең музей-тыюлык белән танышуы Ак мәчеттән башланды. Билгеле булганча, бу мәчет ике ел элек ачылды, ул хәйриячеләр акчасына төзелгән. Төп меценатлар арасында Алишер Усманов та бар, ул төзелешкә 650 млн сум акча биргән. 2012 елның 10 июнендә ул мәчет ачылышы тантанасында катнаша алмады һәм бүген аны беренче тапкыр күрүе.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.