Татарстан Республикасы Президенты Биектау районында яңа авыл клубы ачты

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Бүген ТР Биектау районы Коркачык авылында яңа күп функцияле үзәк – мәдәният йорты ачылды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

500 кв. м мәйданлы яңа авыл клубы республика программасы буенча төзелгән. Төзелү бәясе - 12 млн.сум. Универсаль тамашачылар залы спорт залга үзгәртелә ала.

Күп функцияле үзәктә театр, бию, вокал түгәрәкләре, шашкалар, рәсем ясау, оригами, бәйләү, гаилә, тегү секцияләре булдырылган, аларга якынча 180 кеше йөриячәк. Мәдәният йортының универсаль залында шулай ук минифутбол, волейбол, өстәл теннисы кебек спорт төрләре буенча дәресләр узачак.

Бүген Коркачык халкын, җыелганнарны сәламләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ул Биектау районы уңышлары өчен аеруча куана, чөнки үзе монда эшләгән. “Республикада якынча 30 программа гамәлгә ашырыла, һәм һәр район теге яки бу дәрәҗәдә аларда катнаша”, - дип билгеләде Р.Миңнеханов.

Ул Биектау районының уңышлы киләчәгендә ышанычын белдерде һәм авыл халкына уңышлар теләде. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка шәрәфле кунаклар яңа мәдәният йортын карадылар, аларга анда сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Журналистлар белән әңгәмәдә Татарстан Республикасы Президенты авылда социаль инфраструктураны үстерү әһәмиятен ассызыклады. “Безнең күпчелек программалар авыл өчен, чөнки авылда социаль инфраструктура бераз артта калыша, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә яңа юллар, ФАПлар, клублар – алар кирәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International