Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советының чираттагы утырышы булды.
2014 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәсе турында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, беренче яртыеллыкта ТРның нефть, газ, химия комплексы 501 млрд.сумлык продукция җитештергән. Бу үткән ел дәрәҗәсеннән 17 процентка күбрәк. Комплексның барлык тармакларында үзләре җитештергән товарларны сату күләме арткан.
2013 нче елгы кимүдән соң, нефть чыгаруда һәм нефть эшкәртүдә кабат керем арткан. Комплекс буенча 1 нче яртыеллыкта эре компанияләр барлык дәрәҗә бюджетларга 95,7 млрд. сум күчергән. Аннан ТРның консолидацияләнгән бюджетына - 17,9 млрд.сум. Шул ук вакытта икенче ел рәттән химия сәнәгатендә керемнең кимүе күзәтелә. Соңгы 5 елда тармакта рентабельлек иң түбән күрсәткечләргә җитте, дип хәбәр итте Р.Яруллин. Ул шулай ук ТРның нефть, газ, химия комплексы үсешенең (2015-2019 еллар) яңа программасы проекты өстендә эшнең барышы турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов чыгышны шәрехләп, билгеләп үткәнчә, нефть эшкәртүдә “барысы да тәртиптә”, ләкин кайбер химия производстволары борчу тудыра, шулай ук кече бизнес белән проблема бар. ТР Президенты соңгысын ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповка күрсәтте: “Төгәл һәм аңлаешлы адымнар булырга тиеш, нинди базарлар бар, нинди ярдәм кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, аз тонналы химияне үстерергә, пластмасса эшкәртүне стимуллаштырырга кирәк – “бу өстенлек, бу безнең үсеш ноктасы”, моның өчен эчке кулланылыш базарын да үстерергә кирәк.
Бу юнәлеш ТРның нефть, газ, химия комплексының яңа программасында әһәмиятлелек буенча тиешле урын алырга тиеш, дип саный ТР башлыгы. Аның фикеренчә, ТР икътисады потенциалы елына кимендә 6-7 процентка үсешне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Шулай ук утырышта “Форд Соллерс Холдинг” ҖЧҖ беренче вице-президенты – башкарма директоры Әдил Ширинов чыгыш ясады. Ул ТР нефть химиясе комплексы базасында автомобиль төзелешендә полимер материаллар куллану программасы турында сөйләде. Аның фикеренчә, күп кенә автокомпонентларны республикада ясап була.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, автомобиль сәнәгате – бик зур базар, һәм “Форд-Соллерс” өчен сертификацияләү Татарстан материалларына һәм компонентларына башка автозаводларга юл ачачак. ТР Президенты тиешле программаны эшләргә һәм автокомпонент җитештерүчеләр белән бергә аның үтәлешен ярты елга бер тапкыр сөйләшеп торырга йөкләде.
“РЖД” ААҖнең тимер юл күперләрен полимер композицион материаллар кулланып реконструкцияләү һәм төзү буенча масштаблы планнарында Татарстан җитештерүчеләре өчен тагын бер сату базары ачыла ала. Бу хакта утырышта “РЖД” президенты киңәшчесе Денис Моратов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Татарстанда күпер корылмалары өчен композитлар җитештереп була, нәтиҗәдә республикада композитлар бенча дөнья дәрәҗәсендәге кластер барлыкка килергә мөмкин.
Шулай ук утырышта катнашучыларга ТР предприятиеләре өчен консалтинг хезмәтләре үзәген булдыру буенча IBM проекты презентациясе тәкъдим ителде. Россиядә һәм БДБ илләрендә IBM консалтинг тәҗрибәсе җитәкчесе Борис Львов яңа халыкара һәм Россия клиентларына хезмәт күрсәтү үзәгенең Казанга күчерелүе турында искәртте. Якындагы ике елда үзәктә эшләү өчен 300-350 кешене эшкә алу планлаштырыла.
“Әгәр дә сез безнең кешеләрне әзерләү буенча эшләсәгез, бу ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлек булачак”, - диде Р.Миңнеханов һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының игътибарын аутсорсингны куллануның иң заманча технологияләрне җәлеп итәргә ярдәм итүенә юнәлдерде.