“Органик табигый продуктлар” ҖЧҖне оештыручы Михаэль Ирони Татарстан Республикасы һәм Чистай районы җитәкчелегенә завод төзелешенә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Завод төзелешенә планлаштырылган инвестициянең күләме якынча 760 млн. сум тәшкил итә, яңа эш урынының саны 300дән артып китә.
Аннан соң индустриаль парк территориясендә “Дельрус Чистай” ҖБ” ҖЧҖнең Чистай медицина препаратлары заводы” инвестиция проектының икенче чиратына нигез ташы салу булды.
“Проект без республикада җитештерелгән сыйфатлы медицина преператлары алуга юнәлтелгән”, - диде Илдар Халиков.
Индустриаль паркта инвесторлар өчен уңайлы климат өчен “Дельрус Татарстан” ҖЧҖнең генераль директоры Илгиз Гатауллин рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.