Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
2014 елның 27 июле, якшәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар! 28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә. 988 елда булган әлеге әһәмиятле тарихи вакыйга иҗтимагый, рухи һәм мәдәни үсешкә көчле йогынты ясады, Россия дәүләтчелеген ныгытуга ярдәм итте.
Христиан мәдәниятенең кешеләргә әхлакый камилләшү өчен гаять зур мөмкинлекләр бирүе мәгълүм. Христианнар өчен дин кабул итү йоласы илаһи нур иңүе, җәннәтле булуга, гөнаһлардан арынуга ышаныч, бакыйлыкка өмет баглау чагылышы булып тора. Әлеге серле тантана – ихлас ярату, миһербанлык, ярлыкау хисләре чыганагы, ул шәфкать-мәрхәмәт, пакьлек, игелеклелек кебек матур сыйфатларга омтылышны арттыра.
Гасырлар дәвамында христианнар, мөселманнар, башка дин вәкилләре дус һәм тату яши, үзара хезмәттәшлек итә килгән Татарстанда гомумкешелек өчен хас бу рухи-әхлакый хәзинәләрнең кыйммәте һичкайчан кимеми.
2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде, шулай ук быел Сергий Радонежскийның тууына 700 ел тулды. Шушы вакыйгалар яктылыгында Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтү аеруча зур мәгънәгә һәм әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта рухи яңарыш, рухи күтәрелеш юлында күп кенә күркәм гамәлләр башкарыла. Республиканың шәһәр һәм районнарында борынгы гыйбадәтханәләр торгызыла, яңалары салына. Свияжскида төзекләндерү эшләре тәмамланып килә: утрау-шәһәр күз алдыбызда дин тотучыларны һәм туристларны үзенә тартып торучы изге урынга әйләнеп бара.
Дәүләтнең һәм дини берләшмәләрнең бергәләп тырышлык куюы традицион рухи кыйммәтләрнең тагын да ныгуына, республикада дини мәдәниятләрне, конфессияара татулыкны саклап калу һәм үстерүгә этәргеч бирәсенә чын йөрәктән ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, рухи ныклык, бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз