Илдар Халиков Ураза бәйрәме намазында катнашты

2014 елның 28 июле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков изге Рамазан ае тәмамлану – Ураза бәйрәме уңаеннан укыла торган намазда катнашты. Бәйрәм намазын Кол-Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды.

Мөфти гадәттәгечә вәгазь укыды, аннан соң гает намазы укылды, аннары тагын бер бәйрәм вәгазе булды.

Казанда барлыгы 53 мәчеттә бәйрәм намазлары укылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International