Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда декларация кампаниясе нәтиҗәләре: миллиардерлар саны алты кешедән бергә генә калган
2009 елның 19 мае, сишәмбе
Декларация кампаниясе барышында Татарстан Республикасы гражданнары салым органнарына 245 меңнән артык керемнәр турындагы декларация биргәннәр. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда Татарстан Республикасындагы Федераль салым хезмәте Идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Сафиуллин әйтте. Брифинг интернет челтәрендә on-line режимда трансляцияләнде, һәм глобаль челтәр кулланучысы булган һәр кеше анда катнашучыларга сораулар бирә алды.
Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, узган ел декларация кампаниясе барышында 227 мең декларация бирелгән (18 мең декларациягә, ягъни 8 процентка күбрәк).
“Быелгы декларация кампаниясе нәтиҗәләре зур суммадагы керемле декларацияләр санының ел саен арта баруын раслады”, - диде Сафиуллин әфәнде. Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда миллионерлар саны 10 процентка артып, 10160 кешегә җиткән, шулардан 64 кеше - керемнәренең 100 млн. сумнан артык, 4 кеше 500 млн. сумнан артык булуы турында декларация биргән. Шул ук вакытта республикада миллиардерлар саны алты кешедән бергә генә калган. 2008 елга миллиардер керемнәреннән үз теләге буенча бүлеп бирелгән салым суммасы 253 млн. сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, салым салынмаган очракта, салым органнарына үз керемнәре турында кемнәр хисап бирергә тиешлеген журналистларга тагын бер кат искәртеп үтте. Боларга шәхси эшмәкәрләр, адвокат, нотариус һәм башка хосусый практика белән шөгыльләнүче кешеләр; милекне, автотранспорт чараларын яки башка кыйммәтле әйберләрен арендага бирү яки сатудан керем алган гражданнар һәм ниндидер бүләк откан кешеләр керә.
Моннан тыш, 2008 елдан гражданнарның яңа категориясе өстәлде. Болар – 2008 елда фән, әдәбият, сәнгать әсәрләре, шулай ук эшләнмәләр, файдалы модельләр һәм сәнәгать үрнәкләре авторларының эшен дәвам иттерүчеләр буларак бирелә торган бүләкләүләр рәвешендә керем алган гражданнар.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биреп, Марат Сафиуллин 2009 елда инде якынча 63 мең кешенең – торак сатып алу һәм төзү буенча тотылган милек салымнары акчасын, 54 мең гражданның социаль салым өчен тотып калынган акчаны кире кайтару өчен гариза язганлыгын әйтте. Салым өчен тотып калынган акчаларны кире кайтару өчен декларация бирү вакыты чикләнмәгән. Бердәнбер шарт – салым түләүчеләр декларацияләрен өч ел дәвамында тәкъдим итәргә тиеш.
Бүгенге көндә бик күп кешенең финанс проблемалары барлыкка килде, ә милек салымы яки социаль салым өчен тотып калынган акчаны бюджеттан кире кайтару гаилә бюджетын шактый тулыландырырга мөмкин. Әйтик, 2008 елның 4 аенда бюджеттан 232,6 млн. сум салым акчасы кайтарылган булса, 2009 елның шул ук чорында бу күрсәткеч 413,7 млн. сумга җиткән (ягъни 1,7 тапкыр арткан).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз