Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасында “Лизинг-грант” программасы буенча финанслауның гомуми күләме 500 млн сумнан артык тәшкил итә
2014 елның 29 июле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Алар турында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Министр Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек секторының 140 мең эшмәкәрлек субъектыннан гыйбарәт булуын искәртте, бүгенге көндә аларда 480 меңгә якын кеше мәшгуль. Ул билгеләп үткәнчә, быел кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары санының тотрыклылыгы күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда, производство бизнесында, сәнәгатьтә кече һәм урта предприятиеләр саны үсештә. Моннан тыш, производство белән бәйле бизнес үсешендә дә уңай динамика күренә.
Мидхәт Шаһиәхмәтов узган елда берничә инфраструктура объекты булдырылганы турында сөйләде, шул исәптән ТР эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге, ярдәм программалары хисабына өч төбәк инжиниринг үзәге булдырылган – “КАИ-Лазер”, “Эйдос” үзәге базасында медицина фәне үзәге һәм химия технологияләре өлкәсендәге үзәк.
Ул билгеләп үткәнчә, “КИП-Мастер” сәнәгать паркында мәйданы 66 мең кв.м булган производство һәм склад, офис мәйданнары төзелгән, анда 18 резидент урнашкан, аларның өчесе продукциясен инде чыгара, якын арада тагын алтысы үз производстволарын башлап җибәрергә ниятли. “380 ләп яңа эш урыны булдырылыр дип планлаштырабыз”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Аның сүзләренә караганда, быел Татарстанда инновацион инфраструктураның берничә яңа объектын булдыру планлаштырыла. Аларның берсе – ТР биотехнологияләре инжинирингы үзәге. “Проектның максаты, РФ һәм ТР ресурлар базасыннан файдалану өчен, азык-төлек продуктлары, азык һәм азык өстәмәләрен җитештерү өлкәсендә инфраструктура белән тәэмин итүдән гыйбарәт”, - дип белдерде министр.
Аның әйтүенчә, предприятиеләрне прототиплау һәм робототехника үзәге булдырылачак. “Бу бүгенге көндә ил күләмендә һәм безнең республикада актив алып барыла торган эш. Ул компьютерда проектлаудан, роботлаштырылган комплекс һәм җиһаз прототипларын җитештерүдән башлап, Кама инновацион территориаль производство кластеры предприятиеләрен технологик җиһазлауга кадәр, тулы производство системасын эшләү юнәлешендә махсуслашкан инженер-производство комплексы булачак”, - диде. Үзәк ике махсуслашкан лабораторияне үз эченә ала. Яр Чаллыда IT-парк кысаларында гамәлдә булган беренче лабораториядә роботлаштырылган комплексларны гамәлгә кертү буенча хезмәт күрсәтелә. А. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ базасындагы икенче лаборатория, төп функцияләрдән тыш, сәнәгать технологияләрен эшләүне тәэмин итә.
Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, быел шулай ук Цифрлы технологияләр үзәген төзү ниятләнә. Проект төгәл коюның цифрлы технологияләре өлкәсендә нәтиҗәле төстә гамәлдә булуны күздә тота.
Моннан тыш, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының кластер үсешенең Кама үзәген булдыру ниятләнә.
“Химград” технополисы базасында заманча производство комплексы төзеләчәк. Мәйданы 10 мең кв.м булачак бу комплекста 12 гә якын яңа резидентның урнашуы ниятләнә. Бу 100 гә якын югары җитештерүчәнлекле эш урыны булдырырга һәм хосусый инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа объектлардан тыш, эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге, экспортка йөз тоткан предприятиеләрне координацияләү үзәге, бизнес-инкубаторлар үз эшен дәвам иттерәчәк.
Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук “Лизинг-Грант” программасы буенча финанслау күләмнәре турында да бәян итте. Аның әйтүенчә, “Лизинг-Грант” чараларының өчтән бер өлешен муниципаль технопарк резидентлары алачак. “Быел федераль һәм республика бюджетлары хисабына финанслауның гомуми күләме 555 млн сум тәшкил итәчәк”, - дип белдерде ул. Министр искәртеп узганча, “Лизинг-грант” линиясе буенча ярдәм, авыл хуҗалыгы, газ-мотор техникасын сатып алган очракта йөк ташу, производство проектлары кебек өстенлекле юнәлешләр буенча бара. Субсидияләүнең аерым шартларына килгәндә, гаилә һәм терлекчелек фермаларын булдыру буенча проектларны тормышка ашыручы эшмәкәрләргә лизинг килешүе суммасының 70 процентына кадәр өлеше тәтеячәк.
Өстенлекле юнәлешләрнең берсе – муниципаль сәнәгать мәйданчыклары резидентларына ярдәм итү. IT-паркта урнашкан резидентларга, эшмәкәрлек субъектларының җиһаз сатып алуга тотылган чыгымнарын каплау өчен, 186 млн сум күләмендә субсидия юнәлдереләчәк. Кредитлар буенча процентлар түләү өчен тагын 13 млн сум акча каралган.
“Без әлеге чаралар муниципалитетлардагы сәнәгать мәйданнарының кызыклылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу аларның үсеше өчен өстәмә стимул булачак дип фаразлыйбыз”, - дип аңлатты Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Быел акчаның бер өлеше инфраструктура үсешенә дә тотылачак. РФ һәм ТР бюджетларыннан 200 млн сум “Теләче” сәнәгать паркына юнәлдереләчәк. Проект узган елда республика бюджеты акчасына башланган, быел бу паркта инженер инфраструктурасын булдыру буенча эшне дәвам иттерү күздә тотыла.
Министр хәбәр итүенчә, Татарстанда эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү буенча төп чараларга федераль бюджеттан финанслау 1 млрд 829 млн сумга кадәр арттырылган.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз