Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе турында сөйләде
2014 елның 29 июле, сишәмбе
Фаразларга караганда, быел Татарстан мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга 39 мең 44 бала керәчәк. Аларның 6 меңгә якыны ярдәмгә мохтаҗ. Бу аз керемле, асрамага бала алып тәрбияләүче, күп балалы, иминлеге какшаган, ата-анасы инвалид яки эшсез булган гаиләләрдә яшәүче, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле булган балалар. Шул хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә багышланган брифингта ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова белдерде.
Аның әйтүенчә, акция кысаларында шулай ук 2-11 нче сыйныф укучылары да игътибардан читтә калмаячак. Якынча мәгълүматларга караганда, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналар белән яшәүче, үзләре гарип булган 6687 укучыга хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк.
Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, Татарстанга килгән Украина качаклары балалары, шулай ук акция кысаларында, барлык кирәкле әсбаплар белән тәэмин ителәчәк. Хәзерге вакытта беренче сыйныфка барырга әзерләнүче мондый 86 бала исәпләнә.
Акция Татарстанда 8 нче ел рәттән үткәрелә. Аны хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештыра.
Мәктәп букчасы комплекты составы традицион булып кала бирә: бу канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелма, мәктәп формасы комплектлары. Мәдәният елы кысаларында, быел комплектка Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы турында альбомнар, китаплар, төбәк компонентын исәпкә алып, балалар әдәбиятын кертү ниятләнә. Моннан тыш, беренче сыйныфка керүче һәр балага “мәдәни көндәлек” тапшырылачак. Кайбер районнарда мәдәният учреждениеләренә бару өчен абонементлар да бирелә.
Татьяна Ларионова әйтүенчә, букчаның уртача бәясе якынча 1,7 мең сум тирәсе, канцелярия товарлары уртача 1,5-2 меңгә төшә.
ТР Президенты ярдәмчесе җиткергән мәгълүматлардан күренгәнчә, быел 7264 беренче сыйныф укучысына, 2-11 сыйныфларда белем алучы 1152 балага ярдәм инде күрсәтелгән. Аерым муниципалитетлар инициативасы буенча, канцтоварлар белән букчалар ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә үсүче балаларга гына түгел, ә беренче сыйныфка баручы барлык укучыларга бирелә. Кайбер эшмәкәрләр предприятиеләре территориясендә үз хезмәткәрләре балалары өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен уздыра.
Алдагы 2007-2013 нче елларда акция кысаларында аз керемле гаиләләрдән 123 мең 96 беренче сыйныф баласына 108,5 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Былтыр букчалар 22 мең 930 балага бирелгән.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз