Минтимер Шәймиев “Ватан алдында казанышлар өчен” орденының тулы кавалеры булды
2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәү Кремлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә IV дәрәҗә “Ватан алдында казанышлар өчен” орденын тапшырды. РФ Президентының Минтимер Шәймиевне бүләкләү турындагы Указы 2014 елның 14 гыйнварында имзаланган иде.
Илнең күренекле гражданнарын бүләкләү тантанасы Россия Президентының Кремль резиденциясендә узды.
“Монда барысы да илебездә танылган кешеләр. Сезнең иҗади хезмәтегез бик кирәк, ул илебезнең уңышлы үсешен билгели. Сезнең катнашыгыз белән Россия үзендә зур көч, горурлык һәм ышаныч булдыра. Сезнең казанышларыгыз Россия гражданнарының күп буыннары өчен мөһим булды һәм шулай булып калачак. Бу Минтимер Шәрип улы Шәймиев кебек Россия сәясәте корифеена кагыла. Аның дәүләтнең федератив башлангычлар үсешендәге һәм илдә милләтара иминлекне ныгытудагы роле бәяләп бетергесез. Хәзер Минтимер Шәрип улы Шәймиев “Ватан алдында казанышлар өчен” орденының тулы кавалеры”, - диде Владимир Путин үзенең чыгышында.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.