Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов “Түләү атналыгы” халыкара форумында катнашты

2009 елның 20 мае, чәршәмбе
Кичә, 19 нчы майда, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Россия Федерациясе Үзәк банкының Татарстан Республикасы Милли банкы базасында оештырылган “Түләү атналыгы” халыкара форумында һәм түләү системалары һәм кыйммәтле кәгазьләр буенча исәп-хисап ясау өлкәсендә БДБ илләре инициативасы эшче төркеменең III утырышында катнашты. Әлеге чара “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.
Форум эшендә Япония, Финляндия, АКШ, Бразилия һәм башка ил вәкилләре, БДБ илләре – Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Украина Үзәк банклары вәкилләре катнашты.
Әлеге чараның төп максаты – БДБ илләрендәге түләү һәм кыйммәтле кәгазьләр буенча исәп-хисап ясау системаларының нәтиҗәлелеген, аңлаешлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыруга юнәлтелгән инициатива һәм эшләргә ярдәм итү, гамәлдәге түләү һәм кыйммәтле кәгазьләр буенча исәп-хисап ясау системаларын ныгыту.
Форум кысаларында бик күп актуаль мәсьәләләр каралды. Алар арасында ваклап сату түләү системаларының заманча үсеш тенденцияләре һәм перспективалары; БДБ илләре Милли банклары, чит ил һәм Россия финанс оешмалары, әлеге проблема белән шөгыльләнә торган фәнни даирәләр вәкилләре катнашында ваклап сату түләү системаларын җайга салу һәм аларны күзәтеп тору мәсьәләләре бар.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов доклад белән чыгыш ясады. Анда ул инновацион проектларны финанслауга заманча түләү системаларының йогынтысы һәм аны чишү юлларын күрсәтеп китте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы икътисадын үстерүнең төп юнәлешләре, инвестицион потенциал һәм инновацион инфраструктураны үстерү турында сөйләде.
Чыгыш ахырында Борис Павлов форумда катнашучыларны киләчәктә дә озак вакытлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә чакырды. Үз чиратында, бу Татарстан Республикасы сәнәгатенә фәнни эшләнмәләр кертергә, шуның аша җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм конкурентлылыгын тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Форумда Казахстан Республикасының Милли банкы вәкиле – түләү системалары департаменты директоры Р.Н.Мусаев, Бөтендөнья банкының Европа һәм Урта Азия төбәкләрендә финанс һәм хосусый секторларны үстерү департаменты директоры Ф.Монтес-Негрет, Россия Банкының рәис урынбасары Т.Н.Чугунова, Халыкара исәп-хисаплар банкының Түләү һәм исәп-хисап ясау системалары комитеты рәистәше М.Холландерс, Бөтендөнья банкы Түләү системаларын арттыру төркеменең финанс секторы төп белгече, Бөтендөнья банкының түләү системалары һәм кыйммәтле кәгазьләр буенча исәп-хисап ясау өлкәсендә БДБ илләре инициативасының баш координаторы М.Чирасино, Европа Үзәк банкы Идарәсе Башлыгы урынбасары Д.Рейхвен һәм башкалар чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International