Казанның Юдино поселогында ике яңа вокзал ачылды

2014 елның 3 августы, якшәмбе
Бүген Казанда, Тимерюлчылар көнендә тимер юл вокзалларының яңа биналары – “Юдино-1” һәм “Юдино-2” ачылды. Бу тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.

Зур тимер юл вокзалы-Юдинода бүген бер үк вакытта ике вокзал ачылды.Аларның берсе микрорайонның югары өлешендә урнашкан һәм Казан - Яшел Үзән юнәлешенә хезмәт күрсәтә. Ә икенчесе поселокның түбәнге өлешендә урнашкан һәм Яшел Үзән - Казан юнәлешенә хезмәт күрсәтә. Ике бинаның төзелешенә 90 млн. сум акча тотылган.

Илдар Халиков тимерюлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Россия тимер юлы һәм Горький тимер юлы җитәкчелегенә, соңгы елларда республикада транспорт инфраструктурасын яхшыртуда эшләгән эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Премьер-министр шулай ук алдынгы тимерюлчыларга бүләкләр тапшырды һәм яңа вокзалның символик ачкычын станция башлыгына бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International