Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары хезмәт базарындагы вәзгыять һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Икътисадый совет утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында барды.
Икътисадны киләчәктә дә инновацион үстерү һәм сәнәгатьне модернизацияләү квалификацияле кадрлардан һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдән башка була алмый, диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда соңгы ун ел эчендә рәсми эшсезлекнең бик түбән дәрәҗәсе билгеләнгән – 15900 кеше, ягъни икътисадый актив халыкның 0,77%ы гына. Шул ук вакытта югары квалификацияле һәм югары технологик әзерлекле кадрларга ихтыяҗ зур, ул тулысынча канәгатьләндерелә алмый. Икътисадның төрле тармакларындагы эре предприятиеләр кадрлар кытлыгы кичерә. Хезмәт вакансияләре саны 47 меңнән артык.
Республиканың киләчәк үсеш турында планнары бик зур, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, бу – «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисадый зоналары, «Смарт Сити Казан» акыллы шәһәре проекты, Кама сәнәгать кластерын, нефть-газ һәм нефть химиясе тармакларын үстерү. Барлык бу проектлар югары квалификацияле кадрлар таләп итә.
Рөстәм Миңнеханов аерым ассызыклаганча, хезмәт базары, күбесенең югары белеме булуга карамастан, белгечләргә мохтаҗ. Югары уку йортлары сәнәгать предприятиеләре, бизнес белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш, дип саный ул, югары уку йортлары кайвакыт хезмәт базарына кирәкле булмаган кадрлар да әзерли. Мәсәлән, эшсезләрнең өчтән бере бүген –юристлар һәм икътисадчылар. Ә яшьләр еш кына киләчәк һөнәрне түгел, ә укуы өстенлекле булган югары уку йортын сайлый.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республикада урта уку йортларын тәмамлаучылар саны кими, ә бит мондый кадрларга мохтаҗлык зур. Хезмәт ресурслары балансын үтәү мөһим, диде ул, һөнәри уку йортларына студентлар җыю хезмәт базары таләпләренә туры килергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада хезмәт миграциясен арттырырга кирәк. Кайбер муниципаль районнарда вакансияләр бар, әмма кирәкле кадрлар юк, күрше районнарда хәл киресенчә.
Татарстан Президенты шулай ук белдергәнчә, икътисадның барлык тармакларында да хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк.
Республикадагы хезмәт базарындагы вәзгыять турындагы нотык белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады. Хезмәт базарының төп проблемалары арасында ул квалификацияле кадрларга кытлыкны, икътисад өчен кадрлар әзерләү сыйфатының түбән булуын, халыкның хезмәт мобильлеге аз булуны атады.
Айрат Шәфигуллин халыкны эш белән тәэмин итү муниципаль программаларын финанслашу механизмнарын эшләүне тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, республикада әзерләү мөмкинлеге булган кадрлар вакансияләре буенча чит илләрнең эшче көчләрен җәлеп итүне туктатырга (аерым алганда, төзелеш тармагы өчен) кирәк.
Урта яшьтәгеләрне дә кирәкле һөнәрләргә өйрәтүне стимуллаштырырга кирәк, диде министр. Ул бу мәсьәләне хәл итүдә Бельгияне, Германияне, Ирландияне уңай тәҗрибә мисалы итеп китерде.
Кадрлар әзерләү мәсьәләсендә нинди чаралар күрелүе турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.