Рөстәм Миңнеханов Буа районында булды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районында уңыш җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов озата йөрделәр.

Р.Миңнеханов вертолеттан район кырларын карады, шуннан "Авангард" хуҗадыгы кырында хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты.

Азат Айзетуллов хәбәр иткәнчә, бөртеклеләрне җыю 55 гектар район кырларыннан 41%ка тәмамланган. Уңыш җыю кампаниясен якындагы 14-16 көн дәвамында тәмамлау планлаштырыла. 

А.Айзетуллов сүзләренчә, быел район кырларында терлекләргә азык әзерләү барышы яхшы бара. «Яхшы эшләсәң, терлекләрне азык белән тәэмин итәчең», - дип белдерде Буа районы башлыгы. 

Татарстан Президенты "Авангард" агрофирмасы хезмәткәрләре белән дә аралашты. Рөстәм Миңнехановка комбайнерлар, механизаторларга уңай хезмәт шартлары булганын хәбәр иттеләр, нәтиҗәдә хезмәткәрләр югары күрсәткечләргә ирешәләр.

«Алдынгы хуҗалыкларны һәм механизаторларны кызыксындырырга кирәк, - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. - Әлбәттә һава торышы уңай булмады, шулай да сез бөтенегез дә булдырдыгыз. Бөтен технологик циклларны үтәп, бертөрле шартларда баерак уңыш җыя аласыз».

Механизаторлар үз чиратларында, Татарстан Президентына дизель ягулыгын льготалы бәягә китерү турындагы карары өчен, рәхмәт белдерделәр.

Хуҗалыклар җитәкчеләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарнстанда бөтен республика программалары да гамәлгә ашырыла. «Тик бөтен программаларның да урыннарда эшләве мөһим», - дип ассызыклады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International