Казанда җиденче мәртәбә авиакосмик технологияләр күргәзмәсе ачылды

2014 елның 5 августы, сишәмбе

Бүген Казанда «Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар. Казан -2014» VII махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексындагы ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Берләштерелегән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Михаил Погосян катнашты.
АКТО-2014 күргәзмәсе Казанда 5 августтан 8 августка хәтле дәвам итәчәк. Анда Россия һәм чит илдән 100дән артык компанияләр катнаша. Быел күргәзмә истәлекле даталарга: РФ ХҺКнең ерак авиациясенең 100 еллыгына, вертолетлар конструкторы М.Л.Миль тууына 105 ел тулуга, авиаконструктор С.В.Ильюшин тууына 120 ел тулуга багышланган.

Күргәзмәдә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия өчен тармакның әһәмиятен ассызыклады. «Безнең ил өчен авиакосмос тармагы хәлиткеч», - дип белдерде ул.

Татарстан Президенты Казанда әлеге тармакны үстерүгә шартлар булганында ышандырды. «Бездә заводлар да, конструктор бюролары да, вузлар да бар», - дип искәртте Р.Миңнеханов.

Үз чиратында БАК башлыгы Михаил Погосян белдергәнчә, Казан электән илдә авиатөзелеш үзәкләренең берсе булды. «Һәм бүген без Казан авиация заводын үстерүгә күп көч куябыз», - дип хәбәр итте М.Погосян.

Мәртәбәле кунаклар ике павильонда һәм урамдагы күргәзмәне карап чыктылар, шуннан журналистлар сорауларына җавап бирделәр. Михаил Погосян хәбәр иткәнчә, “Туполев” һәм КАПО берләштерелгән компаниясенең былтыргы кереме 12,3 млрд. сум тәшкил итте, быел 15 млрд. сум булыр дип көтелә.

Аның сүзләренчә, “Туполев”та җиһазларны алыштыруга инвестицияләр күләме Берләштерелегән авиатөзелеш корпорациясе эчендә иң зурсы. Быел агрегат һәм механик эшкәртү производстволарын яңарту буенча проектны башлау планлаштырыла, ул 3 млрд. сумга бәяләнә. Былтыр һәм өченче елда Казан заводының очып китү-утыру полосасын яңартуга 2 млрд. сум юнәлтелде. «Инветсицияләрнең гомуми күләме предприятие алдында торган бурычларга туры килә», - дип саный БАК башлыгы.

«Бүгенге темплар, “Туполев” алдында торган перспектив бурычлар безгә бик җитди рәвештә кадрлар әзерләргә кирәклеген, авиация сәнәгатен үстерүгә шартлар тудыру кирәклеген күрсәтәләр», - дип саный Р.Миңнеханов.

Шулай ук күргәзмәне ачу кысаларында Татарстан Президенты барында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖ, Казан авиация заводы, КНИТУ-КАИ, «КАПО-Композит» ЯАҖ һәм Казанның 35нче номерлы мәктәбе арасында авиация сәнәгате предприятиеләренә кадралар әзерләүне күз алдында тоткан килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International