Рөстәм Миңнеханов: «Авиакосмос тармагы – безнең эшнең беренчел юнәлешләренең берсе»

2014 елның 5 августы, сишәмбе

Татарстан җитәкчелеге авиакосмос тармагы предприятиеләре үсешенә максималь рәвештә ярдәм итә һәм алга таба да ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган АКТО-2014 күргәзмәсе кысаларында узган фәнни-практик конференциясендә белдерде. Конференция эшендә шулай ук “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян, авиация сәнәгате тармагының Россия һәм чит илләр предприятиеләре, конструктор бюролары, фәнни институтлары җитәкчеләре катнашты.

Конференциянең пленар утырышындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы елларда АКТО кысаларында узган чаралар белгечләр арасында югары авторитетка казандылар. Мондый күргәзмәләрдә һәм конференцияләрдә авиация һәм чиктәш тармаклар предприятиеләре вәкилләре алдынгы эшләнмәләр белән таныша һәм бер-берсенннән тәҗрибә туплый алалар.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан электән көчле авиация республикасы булды. ТР авиация сәнәгате предприятиеләре, конструктор бюроларының 2013 елда җитештерү күләме 73 млрд. сум тәшкил итте, тармакта 29 меңнән артык кеше эшли. «Без авиация комплексының ил өчен әһәмиятен һәрвакыт аңлый идек, шуңа күрә авыр елларда да аны саклау өчен чаралар үткәрдек», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул искәрткәнчә, авиатөзелеш гел дәүләт ярдәменә мохтаҗ булды. Хәзерге читтән басым арту шартларында дәүләтнең стратегик бурычы – импортны алыштыру программасын кыска вакытта гамәлгә ашыру, дип саный Р.Миңнеханов. «Бу санкцияләр тәэсирен киметеп, меңләгән эш урыннарын да булдырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип ышанып әйтте Татарстан Президенты.

Ул республикадагы авиация сәнәгате предприятиеләре үсеше турында хәбәр итте. Р.Миңнеханов сүзләренчә, 2013 елда Казан вертолет заводы рекордлы 42 млрд. сумлык керемгә ирешә алды, ә агымдагы елда бу сан 50 миллирдка җитте. Казан авиация заводының үсеше билгеләнде, пилотсыз очу аппаратларын җитештерү өлкәсендә компетенция билгеләде. Узган елда «КАПО-Композит» предприятиесе эшли башлады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, авиация тармагында кече һәм урта бизнес үсешенә дә шартлар тудырырга кирәк, бу максатта республика җитәкчелеге Казан авиация заводы территориясендә технопарк булдыру буенча эш алып бара.

«Авиакосмос тармагы – безнең эшнең беренчел юнәлешләренең берсе. Бүген дөнья базарына конкурентлыкка сәләтле продукция белән чыгу бик тә әһәмиятле», - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

“Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян «Россиядә самолетлар төзелешен үстерү стратегиясе» нотыгы белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2025 елга БАК җитештерүе күләмнәре 2013 ел белән чагыштырганда 4 мәртәбәдән дә күбрәккә артачак. 2021 елга җитештерү күләме 300 самолеттан артып китәргә тиеш.

Бу максатларга ирешү өчен тармакның яңа структурасы кирәк. М.Погосян билгеләп үткәнчә, 2013 елда БАК җитештерүендә хәрби продукция өлеше 75% тәшкил иткән, ә 2007 елда ул 95% булган. 2025 елга граждан авиациясе өлеше 50% булырга тиеш. Якындагы ике елда җитештерү темплары үсеше ел саен 20%тан артып китәргә тиеш – бу темплар 2008 елдан бирле тотрыклы саклана. 2016 елдан 2025 елга кадәр темплар елына 10% булырга тиеш. Михаил Погосян фикеренчә, тармак инновацияләр кертүне таләп итә. Барлык яңа перспектив проектлар тармакны техник яктан яңадан коралландыруга һәм аның индустриаль моделен үзгәртүгә нигезләнергә тиеш.

Михаил Погосян хәбәр иткәнчә, БАК җитәкчелеге «Туполев» һәм Казан авиация заводы берләшкән предприятиесен ерак авиациянең перспектив комплексының җитештерүе буенча база предприятиесе буларак карый. БАК башлыгы Татарстан җитәкчелегенә авиация тармагына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт әйтте һәм республика Казан авиация заводы һәм Татарстан Республикасының барлык авиация тармагы алдында торган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышаныч белдерде.

Пленар утырышта шулай ук КФТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов та чыгыш ясады, ул республиканың әйдәүче авиация югары уку йортының мөмкинлекләре турында сөйләде. Моннан тыш, фәнни нотыклар белән чит илләрнең авиация фәнни-тикшеренү  институтлары белгечләре дә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International