Бүген Мамадышта «Стройсервис» ЯАҖнең мәйданчыкларында керамик кирпеч җитештерү буенча яңа завод ачылды. Проект, Испания компанияләренең заманча җиһазларын һәм технологияләрен кулланып, гамәлгә ашырылган.
Яңа производствоны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, җиһазлар белән тәэмин итүче чит ил компанияләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Ачылу тантанасындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, яңа производствоны эшләтеп җибәргәннән соң, «Стройсервис» ЯАҖ көче елына 60 млн. шартлы кирпеч тәшкил итәчәк. Бу бик җитди күләмнәр һәм җитди инвестицияләр, дип әйтте ул. Гомумән, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, керамик кирпеч бүгенге көндә заманча һәм кирәкле төзелеш материалы. Ул предприятие партнерларына һәм әлеге проект инвесторларына рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, бүген республикада гомумән елына 960 млн. шартлы кирпеч җитештерелә.
Без яңа производствоны Төзүчеләр көне алдыннан ачабыз, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, ул бөтен төзүчеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Стройсервис» ЯАҖ генераль директоры Илфат Хаҗиев үз чиратында республика җитәкчелегенә ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның фикеренчә, предприятиенең яңа продукциясе Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә кулланыш табачак.
Шуннан кунаклар “пуск” символлы ноктага басып, керамик кирпеч җитештерүен башлап җибәрделәр.
Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөргән затларга җитештерү мәйданчыкларын күрсәттеләр. «Стройсервис» ЯАҖ генераль директоры Илфат Хаҗиев куелган җиһазлар, кулланыла торган чимал, шулай ук яңа производстводагы энергия саклау технологияләре турында сөйләде.