Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, “Татспиртпром” ААҖ филиалы Мамадыш спирт заводының коры азык чүпрәсе җитештерү цехында булды. Бүген Мамадыш спирт заводы югары җитештерүчәнлеккә ия технологик предприятие булып тора.
Рөстәм Миңнехановка “Азык чүпрәсе” аксым-витамин азык өстәмәләре җитештерү турында сөйләделәр.
Азык чүпрәсе җитештерү цехы 1999 елда эшли башлаган. Бүген цех техник яктан яңартылган, азык чүпрәсенә ихтыяҗ зур булу производствоны киңәйтүне таләп итә.
“Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов Мамадыш спирт заводының план үтәлеше күрсәткечләрен, шулай ук энергия чыгымнары буенча экономияләү күрсәткечләрен тәкъдим итте.