Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Россия Президентының “май” Указлары нигезендә гражданнарны арзан бәяле уңайлы торак белән тәэмин итү бурычы тора

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының “май” Указлары нигезендә гражданнарны арзан бәяле уңайлы торак белән тәэмин итү бурычы тора. Бу максатта “Россия гаиләсенә торак” федераль программасын эффектив гамәлгә ашыруны тәэмин итү зарури. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышында белдерде.

Коллегия Мамадышта (районның Мәдәният йортында) узды һәм "Татарстан Республикасы төзелеш комплексын үстерү нигезе - төзелеш индустриясе базасын үстерү" темасына багышланган иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, 2017 елга 1,5 млн. кв. м. торакны сафка кертүнең планлы күрсәткечләре тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Татарстан Президенты шулай ук республиканың төзелеш тармагында гамәлгә ашырылырга тиешле төп программаларга да тукталып китте. Алалар арасында, шул исәптән, республика социаль ипотека программасы, зур күләмдә арендалы торак төзү, бигрәк тә районнарда, анда югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә кирәк (“Алабуга” МИЗ, Иннополис инновацион шәһәр-иярчен һәм башкалар). Квалификацияле белгечләрне яхшы шартлар белән тәэмин итү мөһим, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, бүген республикада куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләсе кискен, дип билгеләде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, «безгә үзебездән башларга кирәк», төзелеш объектларында булганда, куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республика югары осталыклы төзүчеләргә һәм төзелеш материаллары өлкәсендәге белгечләргә мохтаҗ. Төзелеш тармагында эшләрлек белгечләр әзерләргә кирәк, дип әйтте ул, төзелеш комплексы оешмалары һәм әлеге тармакка кадрлар әзерләүче мәгариф оешмалары арасында багланышларны көйләргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов шулай ук биредә ресурс үзәкләренең әһәмиятле ролен да билгеләп үтте.

Җылыту сезонына әзерләнү кысаларында республикада җитди эш оештырылырга тиеш, дип искәртте Татарстан Президенты.

Йомгаклау өлешендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне белән котлады, шулай ук алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды ( “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “ТР атказанган төзүчесе” мактаулы исеме һәм башкалар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International