Татарстан Республикасы төзелеш индустриясе бик зур потенциалга ия һәм проектлау һәм инжиниринг системалары өлешендә дә, шулай ук төзелеш өлешендә дә үз-үзен тәэмин итә торган регион булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышында хәбәр итте.
Коллегия Мамадыш шәһәрендә (районның мәдәният йортында) узды һәм «Татарстан Республикасы төзелеш комплексын үстерү нигезе –төзелеш индустриясе базасын үстерү» темасына багышланды.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.
Коллегия барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне яңа технологияләрне дә, яңа заманча төзелеш материалларын да актив кулланырга өндәде. Ул бүген Мамадышта керамик кирпеч җитештерү буенча яңа предприятие ачылуы турында хәбәр итте.
Заманча төзелеш материаллары белән эшләү өчен һәм тулаем төзелеш индустриясендә эшләү өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, кадрлар әзерләү тармакның мөһим бурычы булып тора. Аның сүзләренчә, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты бүген республиканың төзелеш тармагы өчен белем, инновацияләр һәм тикшеренүләр үзәгенә әверелергә тиеш.
Безнең өчен үзебездә җитештерелгән төзелеш материалларын куллану мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, кайбер үзебездән артып калган төзелеш материалларын без читкә дә чыгара алыр идек, бу мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк.
Татарстан Президенты шулай ук Татарстан Республикасы Җинаятьләрне үтәтү федераль хезмәте идарәсенең зур мөмкинлекләрен аерым төзелеш материалларын җитештерүдә активрак файдаланырга чакырды. Без бу потенциалны эшкә җигә алабыз, диде ул, кешеләрне хезмәт белән тәрбияләргә кирәк, шуның өстенә алар акча да эшләп алачаклар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, тулаем тармак буенча беренче яртыеллыкта башкарылган төзелеш эшләре күләме канәгатьләнерлек, әмма үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда темплар кимегән. Төзүчеләре начар булып, җитәкчеләре яхшы була алмый – бу безнең уртак эшебез, диде ул.
Төзелеш оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, тармак өчен кадрлар әзерләүгә җитәрлек игътибар бирелмәсә, алар өчен чит илләрнең эшче көчләрен кертү лимитлары чикләнәчәк. Без сезне кисәтергә тиеш, диде ул, белгечләр әзерләү мәсьәләсе җитди булып кала бирә.