Татарстан Президенты Россия Федерациясе Финанс министры белән очрашты

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм «ТАИФ» ААҖ вәкилләре: генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Гүзәлия Сафина да катнашты.


Очрашу барышында Россия Федерациясе Финанс министрлыгының тармак салым системасын “Зур салым маневры” кертү юлы белән оптимальләштерү тәкъдиме, моның предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә йогынтысы буенча фикер алышынды. “ТАИФ” компанияләр төркеме 2015-2016 елларда шулай ук Татарстан Республикасы бюджетының керемнәре артуга йогынты ясый.

Моннан тыш, “ТАИФ” төркеме вәкилләре тарафыннан тәкъдим ителгән, нефть химиясе предпиятиеләре өчен чимал хакы артудан саклап кала һәм перспектив инвестицион проектларны үстерә торган компенсацион түләүләр механизмы да тыңланды.


«Зур салым маневры» - Россия Федерациясе финанс министрлыгының нефть тармагында салым салу системасын үзгәртү тәкъдиме, ул Евразия икътисадый берлеген төзүгә бәйле. Маневр нефтькә һәм нефть продуктларына экспорт пошлинасын, акцизларны этаплап киметүне, бер үк вакытта файдалы казылмаларга салымнарны арттыруны күз алдында тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International