Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев ИКОМОС экспертлары белән очрашты
2014 елның 8 августы, җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, хәзерге вакытта Зөя утрау-шәһәрлеген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү буенча дәвам иттерелә торган эш кысаларында, һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар мәсьәләләре буенча ICOMOS (ИКОМОС) экспертлары –Сьюзен Деньер (Бөекбритания) һәм Алкивиадес Препис (Греция) белән очрашты.
Зөя утрау-шәһәрлеге Бөтендөнья мирас комитетына 2012 нче елда катнаш мәдәни һәм табигый комплекс буларак номинацияләнгән һәм техник яктан уңай бәяләнгән иде. Әмма ИКОМОС халыкара экспертлары белән номинация критерийлары буенча өстәмә консультацияләр уздыру кирәклеге турында белгечләр тәкъдимнәренә игътибар итү хәл ителә, һәм досье камилләштерү өчен кайтарыла.
ИКОМОС экспертлары Россия чакыруы буенча, 6 нчы августта консультатив миссия белән Казанга килделәр, ә кичә көне буе Зөя утрау-шәһәрлегендә булдылар, утрауның мәдәни-тарихи һәйкәлләрен карадылар, “Яңарыш” фонды ярдәме белән алып барыла торган реставрация һәм яңадан торгызу эшләре белән таныштылар. Бүген иртән ЮНЕСКО кафедрасында ИКОМОС экспертларының, Россия һәм Татарстан белгечләре белән Зөя утрау-шәһәрлеге һәйкәлләренең универсаль кыйммәте турында фикер алышу булды.
“Без ЮНЕСКОга бик рәхмәтле, быел Катарда Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Без үзебез өчен бик файдалы юл үттек – бу төп нәтиҗә. Чөнки беренче гаризадан, теләктән башлап, бу бик катлаулы юл. Беренчедән, тиешенчә белемле булырга, халыкара эксперт оешмаларының барлык таләпләрен белергә кирәк. Бу дөрес таләпләр, аларны аңларга, аларга җавап бирергә кирәк, дип саныйм. Иң мөһиме – аларның киләчәктә сакланышын тәэмин итү. Аларга тотынганбыз икән, без аларны сакларга тиеш. ЮНЕСКО таләпләрен белеп, номинацияләр әзерләү буенча Россиядәге иң яхшы белгечләр, мөгаен, бездәдер. ЮНЕСКО һәм башка институтлардан тәҗрибә алып, без бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәчәкбез. Дөнья-күләм кыйммәтләр хакына хезмәттәшлек итәргә кирәк”, - дип белдерде очрашу башланганда Минтимер Шәймиев.
Ул кунакларга кыскача республиканың үсеше, бүген башкарылган һәм гамәлгә ашырыла торган программалар, шул исәптән тарихи мирасны саклау буенча һәм “Яңарыш” фонды эшчәнлеге турында сөйләде.
“Сезнең килүегез, сезнең кисәтүләрегез безнең өчен файдалы. Бу безгә, чынлап та, бик кирәк. Безнең өчен шунысы мөһим: Болгарда бик зур эш эшләнде, әмма без Зөя утрау-шәһәрлегенә дә бәя бирелүенә юллар табылуын телибез. Шуңа күрә бездә ике шәһәр өчен бер фонд булдырылды. Безнең өчен бу баланс бик мөһим. Бу - безнең җәмгыятьне тотрыклыландыручы фактор”, - дип йомгаклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.
“Без бирегә Россия Федерациясе, сезнең чакыру буенча, Бөтендөнья мирас комитетына ИКОМОСтан үз фикерләребезне һәм тәкъдимнәребезне бирү өчен килдек. Мин ИКОМОСта инде 12 ел эшлим, һәм шушы елларда булган күп кенә үзгәрешләрне күрдем, шул исәптән ИКОМОС, Бөтендөнья мирас комитеты һәм катнашучы дәүләтләр арасында җайга салына башлаган яңа хезмәттәшлекне дә. Без биредә Зөя утрау-шәһәрлегендәге хәлне аңлар өчен, досьены уңышлы булсын өчен, үз тәкъдимнәребезне бирергә килдек”, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Сьюзен Деньер.
“Мин Россиядә беренче тапкыр түгел, тик Казанга беренче килүем. Мине сезнең башкалада заманча биналар һәм тарихи корылмаларның кушылмасы гаҗәпләндерде. Һәм болар барысы да милли колорит белән бергә алып барыла. Минем өчен шулай ук монда ике диннең бергә дус яшәве аеруча мөһим. Безнең илдә, Грециядә, бездә генә түгел, Балканда да, мәсәлән Косовода, шундый проблемалар бар. Мин анда булдым, элек тату яшәгән кешеләрнең бер-берсе белән сугышып, тарихи һәйкәлләрне җимерүен күрдем. Шуңа күрә мин сездәге һәйкәлләр сакланышы буенча алып барыла торган сәясәткә аеруча шат. Тарихи мирас безгә иң элек үз-үзебезне һәм бер-беребезне аңларга ярдәм итә”, - дип белдерде Алкивиадес Препис.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ТРның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе рәисе Шамил Гафаров, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТРның Яшел Үзән муниципаль райны башлыгы Александр Тыгин, КФУның Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов, Шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев, Зөя музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин һәм башка рәсми затлар катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз