Татарстан һәм Камчатка крае хезмәттәшлек турында сөйләшеп килештеләр

2014 елның 9 августы, шимбә

Бүген Петропавловск-Камчатскта Татарстан Республикасы белән Камчатка крае сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Камчатка крае Владимир Илюхин куйдылар.

Килешү транспорт, төзелеш, урман хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану, югары технологияләр, туризм, мәгариф, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау өлкәләрендә хезмәттәшлекне күз алдында тота.

«Камчатка крае белән Татарстан арасындагы килешү һәм сөйләшүләр безгә бары тик уңай яктан гына тәэсир итәчәк, аларның икътисадый потенциалы зур. Бигрәк тә санкцияләр шартларында без “күршеләр” ярдәменә мохтаҗ, бер-беребезгә ярдәм итеп торырга тиеш, - диде Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин журналистларга биргән интервьюсында. - Камчатка бик күп су биоресурсларына бай, безнең предприятиеләр югары сыйфатлы продукция чыгара. Без Татарстанга да балык җибәреп торырга әзер».

«Хәзер барган бөтендөнья процессларын исәпкә алып, безгә горизонталь багланышларны ныгытырга, эчке ихтыяҗны арттырырга кирәк, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Кайбер илләр тарафыннан Россиягә карата кертелгән санкцияләр безне илнең үзендәге эчке базарларны актив эзләргә этәрә». Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстанның урта һәм кече бизнеска ярдәм өлкәсендә,  индустриаль һәм технопарклар булдыруда үзенең җитди эшләнмәләре бар.  

«Минемчә, Камчатка крае өчен кече бизнесны, инновацион һәм IT-технологияләрне үстерү бик мөһим. Һәм без бу юнәлештә сезнең партнерыгыз була алыр идек, без үзебездә куллана торган күп кенә программ продуктлар сезнең дә тормышыгызны җиңеләйтер иде», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Владимир Илюхин үз чиратында билгеләгәнчә, камчаткалыларның Татарстан югары уку йортларында укулары, Казан белән ярымутрау арасында турыдан-туры авиа очышлар ачу мөмкинлеге зур кызыксыну уята.

«Без республика халкына ял көне турлары тәкъдим итәргә әзер. Минемчә, аларга ихтыяҗ зур булыр», - диде Владимир Илюхин.

Эш сәфәренең икенче көнендә Рөстәм Миңнеханов шулай ук край губернаторы белән ике яклы очрашу уздырды, татар-башкорт җәмгыяте әгъзалары белән очрашты һәм Ленин исемендәге балыкчылык колхозында булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International