Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Әлмәттә “Балачак планетасы” ачылды
2014 елның 9 августы, шимбә
Бүген Әлмәттә, Төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында, заманча 2 нче “Балачак планетасы” балалар үсеше үзәге ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Балачак планетасы” балалар үсеше үзәге шәһәрнең яшь һәм тиз үсештәге районнарының берсе– “Яшьлек” микрорайонында төзелгән. “Татнефть” ААҖ акчасына төзелгән, яңа балалар бакчасы яшь гаиләләр өчен көтелгән бүләк булды. Ул 260 урынга исәпләнгән һәм бер елдан да кимрәк вакытта төзелеп беткән. Аның төзелеше узган елның ноябрендә башланган булган.
Илдар Халиков яңа объекта югары бәя бирде, шәһәр җитәкчелегенә һәм “Татнефть” компаниясенә балаларга булган аерым мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде. “Бу чын балалар сарае һәм ачылыш тантанасының төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме көнендә узуы да бик гыйбрәтле. 10 ел элек бу урында берни дә юк иде, ә хәзер монда үсеш алган инфраструктурасы белән тулы бер микрорайон барлыкка килде. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә төзүчеләр”, - диде Илдар Халиков үзенең чыгышында һәм яңа балалар бакчасына 4 проекцион комплект сатып алу өчен сертификат һәм 13 ноутбук тапшырды.
“Балачак планетасы”нда 12 төркем эшләячәк, шуларның берсе 1,5 яшьтән алып 2 яшькә кадәрге балалар өчен. Монда техник иҗатны үстерәчәкләр. Балалар бакчасында музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, татар теле кабинеты, педагог-психолог, медицина кабинетлары, азык-төлек блогы, кер юу урыны, учреждение территориясендә спорт-уеннар мәйданчыгы бар.
“Балачак планетасы – “Яшьлек” микрорайонында инде икенче балалар бакчасы. Аның беренче, “Бәлкәәч” исемлесе, 2011елда төзелгән була.
Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз