Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Әлмәт төзүчеләренең – аерым кабатланмас почерк!”
2014 елның 9 августы, шимбә
Бүген Әлмәт төзүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашындагы чаралар “Яшьлек” микрорайонында 260 урынга исәпләнгән “Балалар планетасы” исемле заманча балалар үсеше үзәге ачылу белән башланып китте.
Аннан соң, делегация Төзүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салды. Катнашучылар ветераннарны, хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Төп тантана “Нефтьче” мәдәният йортында узды. Дәрәҗәле кунаклар, “Татнефть” ААҖ вәкилләре, шәһәрнең төзелеш оешмалары җитәкчеләре, төзелеш тармагы ветераннары, шәһәрнең һәм районның мактаулы гражданнары Төзүчеләр көнен тантаналы төстә бәйрәм итәргә җыелдылар.
“Әлмәт төзүчеләре һәрвакыт үзенчәлекле почерклары белән аерылып тордылар. ТР да торак тапшыру күрсәткечләре буенча Әлмәт районы гадәттәгечә алдынгылар рәтендә бара. Торак төзелеше программасын, шул исәптән социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруга “Татнефть” ААҖ зур өлеш кертә. Сезнең уртак тырышлыгыгыз белән Әлмәт Россиянең заманча һәм барлык уңайлыклары булган шәһәрләренең берсенә әверелде. ТР Президенты, Хөкүмәт, Дәүләт Советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!”, - диде Илдар Халиков, Әлмәтнең төзелеш тармагы ветераннарына һәм алдынгыларына мөрәҗәгать итеп.
Илдар Халиков шулай ук төзелеш алдынгыларына республика бүләкләрен тапшырды.
“Нефтьче” мәдәният йорты мәйданчыгында заманча төзелеш материаллары күргәзмәсе оештырылган иде. Анда Әлмәт һәм Татарстанның башка шәһәрләре предприятиеләре һәм оешмалары үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Кич белән мәйданчыкта татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты булды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз