Татарстан Республикасында 2014 елның 10 августына 545 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданнарның 34%ында игеннәр суктырылган. Бөртеклеләр барлыгы 1234 мең тонна җыелган, шул исәптән көзге бодай – 494,7 мең тонна. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика буенча уңыш бүгенгә 1 гектардан 22,5 центнер тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае – 23,8 центнер.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры якын көннәрдә һава торышының фаразлары һәм мунициципаль районнарда урып-җыю кампаниясенең темплары фаразлары турында сөйләде. Идел алды зонасында урып-җыю барышы уртача республика дәрәҗәсе белән чагыштырганда югары темплар белән бара. Анда (Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле районнарында) барлык мәйданнарның 50%ка якыны суктырылган
2014 елның 1 августына авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләр саны 747,7 мең баш тәшкил итә, ягъни 2014 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда – 101%. Без мөгезле эре терлек буенча уңай динамиканы саклап калдык, диде Марат Әхмәтов. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыерлар саны – 245,7 мең баш, дуңгызлар саны – 435,3 мең баш, сарыклар саны – 47,2 мең баш.