Бүген Казанда “Тасма” ФҖП” ҖЧҖтә яңа преспективалы производство эшен башлады. 80 еллык тарихы булган предприятие үзенә яңа юнәлеш ачты – җылылык тота торган барьерks тасма җитештерү. Җитештерүне тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук тантанада ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Әхмәтов, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәренең башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин катнаштылар.
Барьерлы тасманы азык-төлек төрүдә кулланалар, ул аларның куллану һәм яраклык вакытыларын озайта. Тасма рецептурасы “Тасма” ФҖП” ҖЧҖ белгечләре катнашында итальян технологиясе нигезендә эшләнгән. “Россия саклык банкы” ААҖ 2013 елның 5 сентяберендә имзаланган килешү нигезендә төп финанслауны алып бара. Инвестицияләрнең гомуми саны 303,5 млн. сум тәшкил итә.
Яңа проект соңгы елларда авырлыклар кичергән “Тасма”га этәргеч бирде. Барьерлы тасма производствосында югары технологияле эш урыннары булдырыла, аларның бер өлеше яңадан махсус белем алган “Тасма” ФҖП” ҖЧҖ хезмәткәрләренә бирелә. Линия көче - елына 48 млн. метр озынлыктагы продукция.
Тантанада катнашучыларны сәламләп,Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кәнәгатьләнеп билгеләгәнчә, “Тасма” киләчәге турында уйланулар артта калды. «80 ел дәвамында предприятие үсешенең төрле этапларын узды, ул Җиңүгә бик зур өлеш кертте, сугыштан соңгы елларда да актив эшләде, - дип искәртте Р.Миңнеханов. – Соңгы елларда безнең завод киләчәге турында шикләр булды, әмма без өметебезне өзмәдек, предпритиене үзгәрттек, технополис булдырдык. Нәтиҗәдә, бүген “Химгард” та, “Тасма” да бар, аларның преспективалары да бик әйбәт».
Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиенең импортны алыштыруга юнәлдерелгән булганын ассызыклады, бу Россиягә каршы кертелгән санкцияләр шартларында бик мөһим. «Әлегә җитештерү өчен чимал чит илдән килә, әмма без предпритиеләребезнең вузлар белән берлектә рецептура эшли алуларын да, республика территориясендә чимал җитештерә алуларын да күрәбез», - дип белдерде Татарстан Президенты.
«Безгә хәзерге мизгелдәге мөмкинлекне кулланып, базарга үз илебездә җитештерелгән югары сыйфатлы продукция чыгару мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Ә бу үз чиратында яңа заманча җитештерүләр таләп итә».
Ул Саклык банкына, проектның итальян партнерларына, шулай ук яңа производство нигезендә полимерларны эшкәртү өлкәсендә эшләүче белгечләргә фәнни-укыту үзәген ачуны хуплаган РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт белдерде.
«Без ышанабыз, әлеге проект үсеше дәвам итәчәк», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Мәртәбәле кунаклар производство башлануын символлаштырган ноктага бастылар.
Шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барында “Тасма” ФҖП” ҖЧҖ белән “Ак барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ арасында, комплекс продукциясен төрү өчен Казан тасмасын китерүне күз алдында тоткан, килешү имзаланды.