Татарстан Президенты “Фортэкс” төркеменең җитештерү базасында булды

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Фортэкс” компанияләр төркеменең җилләтү системалары һәм металл корылмаларын җитештерү белән танышты. Ул компаниянең Казандагы җитештерү базасына барды.

“Фортэкс” компанияләр төркеме төзелеш өлкәсендә заказларны башкаручы14 предприятиедән тора. Төркем шулай бөтен республика буенча сәүдә үзәкләрен, боз ареналарын, бассейннар һәм спорт залларын төзү белән дә шөгыльләнә.

Бүген Татарстан Президенты Казанда Химическая урамындагы төркемнең җилләтү, суыту җиһазларын, шулай ук аена 200-500 тонна металл корылмаларын чыгаручы җитештерү базасын карады. Шул ук вакытта предприятие җиһазларының күпчелек өлеше Россиядә җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов җитештерү дәрәҗәсен, компания продукциясе сыйфатын югары бәяләде һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгын әлеге җитештерүче эшен ешрак кулланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International