Татарстан Республикасында урып-җыю барышында 3,1-3,2 млн. тонна иген сугып алыначак
2014 елның 12 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасында урып-җыю барышында 3,1-3,2 млн. тонна иген сугып алыначак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Брифинг уңыш җыю һәм мөгезле эре терлек өчен азык әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә on-line режимында трансляцияләнде.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, бөртеклеләрнең уңышын җыюны 5 сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла. Аның сүзләренчә, тиз арада бөртеклеләрне һәр көнне 110 мең тонна суктыру планлаштырыла.
Искә төшерәбез, бүгенгә 580 мең гектарда, яисә 37%, 1,3 млн. тонна сугып алынган, республика буенча уртача уңыш гектарыннан 22,5 ц чыга.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.