Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2009 елның I кварталына минималь кулланучылар бюджетын раслады
2009 елның 26 мае, сишәмбе
Татарстан Республикасы буенча гомумән алганда, 2009 елның I кварталына минималь кулланучылар бюджетының күләме 7589 сум тәшкил итә.
I кварталга минималь кулланучылар бюджеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 ел, 25 нче май карары нигезендә расланган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.