Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кирсан Илюмжиновны Халыкара шахмат федерациясе президенты урынына сайлануы белән котлады

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентты Рөстәм Миңнеханов Кирсан Илюмжинов исеменә, Халыкара шахмат федерациясенә сайлануы белән котлап, телеграмма җибәрде.

«Хөрмәтле Кирсан Николай улы! Дүртенче мәртәбә Халыкара шахмат федерациясе президенты урынына сайлануыгыз уңаеннан ихлас күңелдән котлауларымны кабул итегез, - диелгән, аерым алганда, телеграмма текстында. – Әлеге вакыйга ФИДЕ Генераль ассамблеясенең федерация башлыгы буларак Сезнең күп еллык эшегезне югары бәяләүләрен, милли шахмат федерацияләре тарафыннан Сезнең эшне хуплауларын күрсәтә. Алга таба да дәртегез, камиллеккә омтылуыгыз, максатлылыгыз һәм эшкә сәләтегез Сезгә куелган максталарга ирешергә ярдәм итсен, ә нәтиҗәләр Сезгә кәнәгатьлелек һәм җәмгыятькә файда китерсен. Үз чиратымда, Татарстан шахмат мәктәбен ныгыту эшендә ФИДЕ белән актив һәм конструктив хезмәттәшлеккә өметемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, эштә һәм тормышыгызда уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International