Казанның Вахитов районы җәмәгать судьялары яңа офис алдылар
2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Вахитов районы җәмәгать судьяларының яңа бинасы ачылды. Судьяларны яңа бинага күченүләре белән котларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, Татарстан юстиция министры Лариса Глухова килде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Вахитов районы җәмәгать суды вәкилләрен сәламләп, аларны яңа бинага күченүләре белән котлады. “Соңгы вакытта без мондый чараларда еш катнашабыз, чөнки безгә җәмәгать судьялары һәм гражданнар өчен уңай шартлар булдыру мөһим”,- диде ул.
Җәмәгать судьялары институты яшь булуына карамастан, халык арасында популярлаша. “Узган ел Татарстанда җәмәгать судьялары тарафыннан 65 мең эш каралды, бу ТР да суд эшләренең 76 %ын тәшкил иткән”, - дип искә алды Илдар Халиков.
ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев хәбәр иткәнчә, республика җәмәгать судьялары 70% гражданнар эшен, 40% тан артык җинаять һәм 80% административ эшләрне карый. “Вахитов районында бары тик 8 участок, ләкин алар Татарстанда җәмәгать суды эшләренең 15% ын карыйлар”, - дип ассызыклады Илгиз Гыйлаҗев.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.