Евгений Богачев: “Гомумән алганда, узган елда “Ак Барс” банк яхшы эш күрсәтте”

2009 елның 27 мае, чәршәмбе
Агымдагы елның 1 нче гыйнварына “Ак Барс” банкның үз капиталы 28,489 млн. сум тәшкил иткән. Узган елда капитал 248 млн. сумга кимегән. “Ак Барс” банк ААҖ акционерларының еллык җыелышы бүген Роберт Мусин җитәкчелегендә Казанда узды. Йомгаклау җыелышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев һәм башкалар катнашты.
Җыелышта катнашучылар алдында еллык хисап белән “Ак Барс” банк ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев чыгыш ясады. “2008 ел дөньякүләм финанс кризисының Россия икътисадына шактый зур йогынты ясау елы булды. Узган елның беренче яртыеллыгында Россия икътисадының рекордлы экспорт керемнәренә һәм банктан кредит бирүне интенсив рәвештә арттыруга нигезләнгән динамик үсеше елның икенче яртысында, экспорт бәяләренең төшүе һәм тышкы үзләштерү шартлары начараюга бәйле рәвештә, үсешнең шактый акрынаюына китерде. Дөньякүләм икътисади кризис йогынтысы икенче яртыеллыкта аеруча көчле булды. Ул капитал читкә китүдә, фонд базарының кинәт һәм тиз төшеп китүендә, ликвидлылык җитмәүдә чагылды”, - диде ул.
Россия Федерациясе Үзәк Банкы мәгълүматларына караганда, узган елда шәхси секторда Россия Федерациясеннән читкә киткән чиста капитал 132,7 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән. Шул ук вакытта илдән банк секторы аша – 57,6 млрд. АКШ доллары, башка секторлар аша 75,1 млрд. АКШ доллары күләмендә чиста капитал чыгарылган. Россия Федерациясе Үзәк Банкы мәгълүматларына караганда, 2009 елда шулай ук банк һәм компанияләр белән 115,7 млрд. АКШ доллары күләмендәге тышкы бурычны түләү көтелә.
Узган елда дәүләт тарафыннан банк секторына, субординацияләнгән кредит бирү, кредит оешмаларының санациясен тәэмин итү, коммерция банклары депозитларына бюджет акчасын салуны исәпкә алып, 4,4 триллион сум кертелгән. Агымдагы макроикътисади хәл фонында 2008 елда банк секторының үсеше акрын темплар белән барды. Әйтик, узган елда банк системасының активлары 39,2 процентка арткан, ә 2007 елда бу күрсәткеч 44,1 процентка тигез булган.
“Узган ел нәтиҗәләренә караганда, срогы чыккан бурычлар шактый арткан, ә кредитлар буенча срогы чыккан бурычлар үсеше 2008 елның сентябреннән кинәт тизләнеп киткән. 2008 елның 1 нче июненә алынган кредитлар суммасына срогы чыккан бурычлар дәрәҗәсе 1,3 процент тәшкил иткән, ә агымдагы елның 1 нче гыйнварына – инде 2,1 процент”, - дип хәбәр итте Роберт Миңнегалиев.
Ел нәтиҗәләре буенча, бигрәк тә икенче яртыеллыкта, “Ак Барс” банкның үсеше акрынайган, бу агымдагы икътисади хәлгә бәйле булган. Шуңа карамастан, хисап елында банк үз эшчәнлеген киңәйтеп җибәргән һәм, нәтиҗә буларак, активлар 59,9 млрд. сумга, ягъни 38,1 процентка артып, ел ахырына 217,1 млрд. сумга җиткән. Субординацияләнгән кредитны исәпкә алганда, капитал 28,2 млрд. сум тәшкил иткән. Клиентлар салган акча 17,3 процентка үсеп, декабрь ахырына 106,9 млрд.сумга җиткән.
Узган ел банк эшчәнлегенең финанс нәтиҗәсе 2,2 млрд. сум күләмендә баланс кереме алу булган. Узган ел нәтиҗәләре буенча чиста керем 2,1 млрд. сум тәшкил иткән. Активларның төп үсеше чиста ссуда бурычын 40,8 млрд. сумга, ягъни 34,3 процентка арттыру хисабына тәэмин ителгән. Кыйммәтле кәгазьләргә салынган акча 12,7 млрд. сумга артып, 21,9 млрд. сум тәшкил иткән. Портфельнең калынаюы кыска вакытка корпоратив обязательстволарга акча салуга бәйле булган.
Пассивларның төп өлешен юридик затлар акчасы алып тора (үсеш динамикасы – 125,7 процент). Юридик затлар салган акча 17,0 млрд. сумга арткан. Моңа, нигездә, клиентлар акчасын депозитларга салу хисабына ирешелгән. Кредит оешмаларының акчасы ел башыннан ике тапкырдан күбрәк үскән. Мондый үсешкә дүртенче квартал дәвамында Үзәк банктан кредит һәм депозитлар җәлеп итү йогынты ясаган, алар ел ахырына 28,9 млрд. сум тәшкил иткән. Финанс кризисы нәтиҗәсе буларак, халыкның акчасы, ел башы белән чагыштырганда, 1,2 млрд. сумга, ягъни 5 процентка кимегән.
Банкның корпоратив бизнесы турында сөйләгәндә, Роберт Миңнегалиев узган елда юридик затлар салган акчаның 17,0 млрд. сумга, ягъни 25,7 процентка артуын әйтеп китте. Былтыр юридик затларга һәм индивидуаль эшмәкәрләргә банк биргән кредит күләме, 2007 ел белән чагыштырганда, 12 процентка арткан һәм 238,6 млрд. сум тәшкил иткән. Узган елгы базар тенденцияләре банкның ваклап сату сегментындагы, бигрәк тә физик затлар керткән акчага бәйле эшчәнлегенә тәэсир итте. Әйтик, халык керткән акчалар ел ахырына 1,2 млрд. сумга кимеде. Ваклап сату кредит портфеленә килгәндә, узган ел эчендә портфель 8,6 млрд. сумга гына калынайган булса, агымдагы елның 1 нче гыйнварына банк кредит портфеленең күләме 28,1 млрд. сумга җиткән.
Инде билгеләп үтелгәнчә, хисап елына банк эшчәнлегенең финанс нәтиҗәсе 2,2 млрд. сум күләмендә баланс кереме алу булган. Керемнәрнең төп өлешен клиентларга кредит бирү буенча 17,2 млрд. сум күләмендәге процент керемнәре алып тора. Чыгымнарда шактый зур өлеш 11,2 млрд. сум күләмендәге процент чыгымнарына туры килә. Операцион чыгымнар 7,1 млрд. сум тәшкил иткән, резервлар барлыкка китерүгә бәйле чыгымнар 4,1 млрд. сумга җиткән.
“Средне-Волжское экспертное бюро” ҖЧҖ һәм “ПрайсвотерхаусКуперс Аудит” ЯАҖ “Ак Барс банк” ААҖ нең 2008 нче финанс елына бирелгән еллык хисабының аудитын үткәрделәр. Экспертлар җитди гаеп тапмадылар.
Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев хәбәр иткәнчә, гомумән алганда, ел буена “Ак Барс” банк яхшы эш күрсәткән һәм үз бурычларын үтәп чыга алган. “Банк табыш китерерлек итеп эшләде, ләкин банкның рентабельлелек буенча нәтиҗәлерәк эш күрсәтүен теләр идем”, - диде ул. Е.Богачев республикада 1998 елдан бирле бер генә банкның да ябылмавын билгеләп үтте, ә Россия буенча гомумән алганда, әлеге вакыт эчендә 600 гә якын банк ябылган булган, бу аларның гомуми саныннан якынча 30 процент алып тора.
Евгений Богачев киләчәктә аудиторларның “җитәкчелек өчен реаль материал бирүләрен” һәм тәнкыйтьнең күбрәк булуын теләде. Аның сүзләренә караганда, кризис үз төзәтмәләрен кертә. Беренче кварталда банкның табышы узган елның беренче кварталына алынган табыштан өч тапкыр түбәнрәк була. “Узган елгы күрсәткечне сакларга кирәк. Кризис аркасында, банкка акча салулар кимеде, ләкин республика буенча гомумән алганда, кертемнәр артты. Бу халыкка аңлату эшләрен начар алып бару турында сөйли”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Милли банкы башлыгы. Чыгышы тәмамлангач, Евгений Богачев “Ак Барс” банк ААҖ нең Директорлар советы рәисе Роберт Мусинга, Татарстанның банк системасын үстерү һәм камилләштерүгә үзеннән өлеш керткәне өчен, Татарстан Республикасы Милли банкының мактау грамотасын тапшырды.
Утырышка Татарстан Республикасы Премьер-министры, банкның Директорлар советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясады. “Без авыр кризис чорында яшибез, әмма бу сынауларны җиңеп чыгар өчен, Татарстанның банк системасында ныклык җитәрлек. Без икътисадыбызны үзгәртеп төзергә тиешбез, шуңа күрә республика бюджетына үзгәрешләр кертәбез, дәүләти һәм муниципаль чыгымнарны шактый киметәбез. Республикада һәм илдә кризиска каршы тору чаралары күрелә. Ситуация әлегә авыр, ләкин тотрыклы банк системасы бүген килеп чыккан проблемаларны тизрәк чишәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.
“Банкның агымдагы эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр, аның стратегиясе банкның Директорлар советында карала. Бу эш профессиональ һәм җитди алып барыла. Директорлар советының профессиональ составы агымдагы мәсьәләләрне чишү мөмкинлеге бирә. “Ак Барс” банкы киләчәктә дә Татарстанның төп банкы булып калачак, аның артында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Үзәк банкы тора. Хәзер көчләрне бергә туплап ныгыту зарур, банк үз эшен үзгәртергә тиеш. Профессиональ эшләргә кирәк, һәрбер кризисның ахыры бар. Бу кризистан мөмкин кадәр азрак югалтулар белән чыгу – эшебезнең төп нәтиҗәсе шул”, - дип тәмамлады үз сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта “Ак Барс” банк ААҖ нең Директорлар советы составы расланды. Ул үзгәрешсез калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International