Илдар Халиков Саба муниципаль районында эшлекле сәфәрдә

2014 елның 15 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районында эшлекле сәфәрдә. Сәфәренең төп максаты – мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсендә катнашу.

Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинеты башлыгы рәсми затлар озатуында Саба районының берничә белем бирү учреждениесендә булачак.

Илдар Халиков шулай ук Байлар Сабасы поселогында яңа балалар бакчасы ачылуда катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International