Татарстан Премьер-министры сәләтле балалар өчен Саба интернат-мәктәбендә булды
2014 елның 15 августы, җомга
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә 150 кеше укый.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков сәләтле балалар өчен Саба интернат-мәктәбендә булганда хәбәр итте.
Бу мәктәп 2013 елның июлендә оештырылган иде. Ул Байлар Сабасы поселогында, гомуми мәйданы якынча 5 мең кв. м. булган ике катлы бинада урнашкан. Мәктәптә уку кабинетлары, китапханә, спорт залы, медицина кабинеты, ашханә, компьютер классы бар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.