Татарстан Республикасында 2014 елның 16 августына 775 мең гектар иген суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданнарының 48% ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, бөртеклеләр бүгенгә барлыгы 1680 мең тонна җыелган, шул исәптән уҗым бодае – 554,8 мең тонна. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае – гектарыннан 23,6 центнер.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урып-җыю кампаниясенең авыл хуҗалыгы зоналары буенча барышы турында җентекләп сөйләде. Идел алды зонасында уртача барлык мәйданнарның 67%ы җыелган, Көнбатыш-Кама аръягы зонасында – 57%, Көнчыгыш-Кама аръягы зонасында – 43%.
Марат Әхмәтов шулай ук аерым хуҗалыкларда урып-җыю темпларын билгеләде, кайбер авыл хуҗалыгы формированиеләрендәге уңышлы эшне мисал итеп китерде. Кайбер хуҗалыклар урып-җыюны тәмамлап киләләр, диде ул.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, районнарда язгы бодай, борчак, арпа җыелып беткән инде.
Уҗымлыларга килгәндә исә, аерым хуҗалыклар бик әйбәт уңыш җыеп алдылар, дип белдерде Марат Әхмәтов, моның сәбәбе – барлык технологик операцияләрне куллану.
Уҗымлыларны чәчүнең оптималь срогы килеп җитте, диде министр, һәм, ул билгеләп үткәнчә, республикада бу мәсьәлә буенча укыту семинары уздырылды. Безнең ориентир – мәйданнарның 40%ына кадәр уҗым культуралары чәчү, дип белдерде Марат Әхмәтов һәм бу күләмнәрне сакларга кирәк дип үтенде.
Ул аеруча туфрак эшкәртүгә игътибар итүне сорады. Бу туфракта дым саклаячак. Барлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, 2 млн. гектардан артык җир эшкәртергә кирәк, шул исәптән ярты миллионын – тирәнтен эшкәртергә. Бүгенгә 260 мең га җир эшкәртелгән.