Әсгать Сәфәров “Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде
2014 елның 16 августы, шимбә
“Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Бүләкне Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров кушуы буенча Чечен Республикасы буенча эчке эшләр министры Руслан Алханов тапшырды.
Әсгать Сәфәров бу медаль белән намуслы хезмәте өчен, Чечен Республикасы территориясендә законлылык, хокук тәртибен һәм җәмгыять иминлеген саклау эшендә Чечен Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән актив хезмәттәшлеге өчен бүләкләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.