Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша онлайн-режимда трансляцияләнәчәк.
Чара иртәгә, 2014 елның 20 августында, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында (Казан) уздырылачак.
Тантанада ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашыр дип көтелә.
Онлайн-трансляция Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында оештырылачак - www.prav.tatarstan.ru.
Чара 17.00 сәгатьтә башлана.