Ирина Бокова һәм Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә булдылар
2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрчегендә булдылар.
Зөя Елга вокзалына килгән мәртәбәле кунаклар арасында Россиянең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, Гарәбстан төбәк бөтендөнья мирасы үзәге директоры Мунир Бушенаки, РФ Комиссиясенең ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Д.С.Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институты директоры Павел Юдин һ.б. затлар бар иде. Алар ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Зөя тарих-архитектура һәм сәнгать музей саклаулыгы директоры Артем Силкин, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий озатуында “Татар бистәсе” археологик казылмалар урынында булдылар. Биредә Россия өчен уникаль Агач археологиясе музеен ачу планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.