2014 елның 23 августына мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасында 962 мең гектар ашлык сугылган, ягъни мәйданнарның 62 %. Бөртеклеләрне тулаем җыю 2,1 млн. тонна тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада уңдырышлылык уртача гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итә. Әлки (мәйданнарның 89%), Апас (88%), Буа (85%), Нурлат (82%), Кайбыч (78%) районнарында эшләр тәмамлана. Менделеевск (69%), Тукай(56%), Әгерҗе (54%), Бөгелмә (53%), Мамадыш (53%), Мөслим (51%) районнары артта кала.
Шуннан ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы муниципаль районнарда туфракны эшкәртү эшләре барышы турында сөйләде.
Ул шулай ук 2014 елның 22 августына көндәлек савым күләмнәре турында оператив мәгълүматларны хәбәр итте (тулаем көндәлек савым 3238,5 тонна). Марат Әхмәтов районнар буенча көндәлек сөт җитәштерү динамикасы белән таныштырды.