Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган спорт мастеры Илгизәр Мәрдиев гаиләсенең кайгысын уртаклашты

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Илгизәр Азат улы Мәрдиевның фаҗигале һәлак булуына бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртакалашам. Абруйлы гаилә башлыгы, сәләтле, кыю, тормыш яратучан, бөтен гомерен автоспортка, КАМАЗга һәм Татарстан Республикасына багышлаган кешенең арабыздан китүе бик аяныч.

Хәсрәтегезне аңлыйм һәм сезнең, якыннарыгызның кайгысын уртаклашам. Бу авыр көннәрдә Сезгә түземлек һәм сабырлык телим.

Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International