БүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ предприятиесенең җитештерү цехларында булды.
«РосНефтеКомплект» предприятиесе 1998 елда төзелгән, 15 елдан артык ул нефть-газ өлкәсендә специальләшә. Бүген анда 400ләп кеше эшли, уртача хезмәт хакы – 33 мең сум. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре – нефть-газ һәм энергетика объектларын проектлау һәм төзү, реконструкцияләү һәм комплектацияләү.
Рөстәм Миңнехановка предприятиенең Саратов, Самара, Оренбург өлкәләрендәге, Казахстандагы эшчәнлеге, гамәлгә ашырылучы проектлары турында сөйләделәр, шулай ук аны соңгы өч елдагы техник-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырдылар.
«РосНефтеКомплект» җитәкчесе Владимир Рослов предприятиенең социаль сәясәте, яңа югары технологияле җайланмалар белән эшләү өчен махсус квалификацияле кадрлар әзерләү турында сөйләде.
Җитештерү цехларын караганнан соң Татарстан Президенты «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов предприятие үсеше динамикасын уңай бәяләде, бигрәк тә –квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсендә. Ул предприятие хезмәткәрләренең уртача яше 27 яшь булуга игътибар итте.
Сезнең коллектив бүген теләсә нинди бурычларны хәл итә ала, диде Татарстан Президенты. Бүгенге сәяси ситуация турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Көнбатыш илләренең санкцияләре ил өчен файдалы булырга мөмкин – без үзебезнең фәнни һәм интеллектуаль потенциалыбызны активрак кулланачакбыз.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, «РосНефтеКомплект»ның нефть-газ өлкәсендәге тәҗрибәсе предприятиегә «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», «Роснефть», «Транснефть» ААҖ объектларында һәм башка объектларда мөһим республика программаларын гамәлгә ашыруда катнашырга мөмкинлек бирә.
«РосНефтеКомплект» ҖЧҖ коллективы белән очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый хәленә кыскача гына характеристика бирде. Тулаем, диде ул, бүген республикада тотрыклылыкны һәм милләтара татулыкны саклап калырга кирәк, бу, беренче чиратта, Татарстанның икътисадый үсешенә этәргеч булачак.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар озата йөрде.