Бүген Татарстан Республикасы Президенты Лениногорскка эш сәфәре кысаларында шәһәренең 14 нче номерлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләр өчен махсус коррекцион мәктәпне карап чыкты. Мәктәптә республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерү уздырылды.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөргән затлар уку-укыту бүлмәләрен, актлар залын, китапханәне һәм хуҗалык бүлмәләрен карап чыктылар.
Мәктәп бинасы 1959 елда төзелгән, махсус коррекцион мәктәп укыту корпусы нигезендә 1995 елда оештырылган. Төп бинаның гомуми мәйданы 1,7 мең кв.метр тәшкил итә. Биредә 114 укучы укый. Педагогик коллекив саны - 30 кеше.
Эшлекле сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районының активы белән очрашты.