Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Х Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5 – 11 сентябрьдә узачак
2014 елның 26 августы, сишәмбе
5 сентябрь көнне Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Шул уңайдан бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг узды.
Быел мөселман киносы фестивале “Казан — Төрки дөнья башкаласы” һәм Татарстанның “Татаркино” оешмасының 90 еллыгына багышлана.
Х фестивальгә 56 илдән 500 дән артык заявка килгән. Бразилия һәм Аргентина дәүләтләре кинорежиссерлары конкурска беренче тапкыр катнашырга теләк белдергән һәм Бразилия фильмы конкурс программасына да кертелгән. Шуны да әйтеп узарга кирәк: фестивальдә тәкъдим ителәчәк фильмнарның 90 проценты — премьералар, ягъни бу картиналарны беренче тапкыр тамашачылар мөселман киносы фестивалендә күрә алачак.
Кокурс программасына Хорватия, Әзербәйҗан, Бразилия, Төркия, Иран, Италия, Россия фильмнары кертелгән. Татарстан кинорежиссерларының фестивальнең төп конкурс программасына кертелүен дә билгеләп үтәргә кирәктер. “Ниһаять, фестивальнең конкурс программасында Татарстан режиссерлары төшергән фильм да күрсәтеләчәк. Салават Юзеевның “Корбан-роман: корбан китерү тарихи” фильмы быел төп бүләк өчен көрәшәчәк. Бу - Татарстан киносының үсеше күрсәткече”, - диде ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина шул хакта.
Шулай ук, конкурстан тыш программаларда да Татарстан режиссерлары төшергән берничә фильм тәкъдим ителәчәк. Гүзәл Нигъмәтуллина кинофорумда республика кинорежиссерларының өч буыны катнашуына да басым ясап үтте. “СССР вакытында эшләгән, урта яшьтәге режиссерлар һәм аларның укучылары — яшь буыннның әлеге фестивальдә катнашуы бик сөендерә”, - диде ул.
Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы тарафыннан уздырыла. Аның бюджеты 15 миллион сум тирәсе, дип хәбәр ителде брифингта.
10 сентябрьдә исә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында төрки кинога багышланган конференция узачак. Анда төрки халыклар кинематографиясенең үсеше, киләчәге һәм бүгенгесе хакында фикер алышу ниятләнә. Анда жюри әгъзалары, үз илләрен фестивальдә тәкъдим итүче режиссерлар, артистлар һ.б. катнашуы көтелә.
Конкурс программасына кергән фильмнар “Родина”, шулай ук “Мир”, “Киномакс”, “Киномечта” һәм ТР Халыклар дуслыгы йортында күрсәтеләчәк.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз