Иске Чүпрәле 2 нче балалар бакчасы 80 балага исәпләнгән. Барлык урыннарның да нәни хуҗалары бар инде. Ике катлы бинаның мәйданы 1,8 мең кв метр тәшкил итә. Балалар бакчасы территориясендә уен мәйданчыклары да бар.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.