Татарстан Президенты Казандагы яңа скверда булды

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азино-1 Казан микрорайонындагы «Гулливер» скверында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Яңа сквер быел шәһәрнең Совет районындагы Азино-1 микрорайонында корылган. Сквер территориясе 7 күп фатирлы йортны берләштерә, анда 4 мең кеше яши. Сквер урынында элек чүп үләне басып киткән чокыр булган. Монда яшәүчеләр төзекләндерелгән сквер төзү инициативасы белән чыкканнар - проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын яулаган. Нәтиҗәдә шәһәр җитәкчелеге, ТСЖ, спонсорлар ярдәмендә монда ял итү өчен мәйданчык корылган.

«Гулливер» скверы Джонатан Свифтның«Гулливер сәяхәтләре» әсәре стилендә җиһазландырылган. Ял итеп йөрү зоналарыннан гайре монда спорт белән шөгыльләнү һәм уен мәйданчыклары бар. Аның территориясендәге мини-футбол һәм волейбол уйнау урыннары, турниклар куелган зона, спорт тренажерлары зонасы һәм балалар уеннары өчен мәйданчык үзенә тартып тора.

Кешеләр ял итсен өчен бөтен периметр буйлап эскәмияләр, Гулливерның гигант урындыгы рәвешендә беседка, стационар сәхнә урнаштырылган. Йөрү-хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр өчен скверда пандуслар корылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул скверда булган балалар, аларның ата-аналары һәм ветераннар белән аралашты. Спорт мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты яшь футболчылар белән фотога төште. Ахырда Р.Миңнеханов шунда яшәүчеләрне бу яңа уңайлы ял итү урыны төзелү белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International